«Новые люди» фракциясе депутатлары запросына министрлык җавабыннан соң төзәтмәләрнең әзерләнүе турында мәгълүм булган. Закон проектында күздә тотылганча, йөртүчеләр 5 тәүлек эчендә парковка өчен түләү мөмкинлеге алачак. Россиядә юл хәрәкәтен оештыру турында законга тиешле төзәтмәләр кертү планлаштырыла.
Әмма әлеге башлангыч кайбер белгечләрдә шикләнү уяткан. Транспорт министрлыгының Федераль юл агентлыгы Иҗтимагый советы әгъзасы Игорь Моржаретто фикеренчә, йөртүче парковканың бушлай түгеллеген аңласын өчен бик төгәл хәбәр итү системасы кирәк. «Парковка өчен түләмәүчеләр асылда аның түләүле икәнен белми. Шуңа күрә 5 көнлек вакыт аларга берничек тә ярдәм итмәячәк», – дигән ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез