2023 елның 1 мартыннан яңа карар гамәлгә кертелә.
Россия Хөкүмәте салмыш баштан рульгә утыручыларны тикшерүнең яңа кагыйдәләрен раслаган. Тиешле карар хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталына урнаштырылган да инде.
Шулай итеп, транспорт хәрәкәте иминлеген контрольдә тотучылар, авызыннан хәмер исе килгәндә, хәрәкәтләре шик тудырганда, йөзе кинәт кенә кызарып чыкканда, теле бәйләнгәндә яки үзен сәеррәк тотканда, йөртүчене пүнәтәйләр ярдәмендә яки видеокамералардан файдаланып тикшерергә мөмкиннәр.
Тикшерү узудан баш тартканда яки аның нәтиҗәләре белән килешмәгәндә, хәмергә тесты тискәре нәтиҗә күрсәтсә дә, йөртүчене медицина тикшеренүенә җибәрәчәкләр. Карар 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез