Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төн «Ватаным Татарстан»ның үткән җомга санында «Иран–Америка–Израиль дуслыгы» дигән язмада әйтелгән фикерләрнең дөреслеген раслады.
Без бу өч илнең аркадашлар булуын күптән әйтеп килә идек. Дүшәмбе киче һәм сишәмбегә каршы төн аркадашларның үзара ут алышуы рәвешендә барды. Иран Американы һәм Катарны алдан кисәтеп, Әль-Үдәйдтагы хәрби базага чикләнгән ракета һөҗүме ясады. Бу – көнбатышлыларның Якын Көнчыгыштагы иң зур хәрби базасы. Кинәт һөҗүм иткәндә, анда ярыйсы ук канлы тегермән оештырырга була иде. Ләкин сәгатенә һәм минутына кадәр килештерелгән һөҗүмгә америкалылар алдан әзерләнде: ракета һәм һава һөҗүменә каршы системалар сугышчан әзерлек хәленә китерелде, хәрби очкычлар базадан чыгарылды, ракеталар төшсә дә, буш ангарларга гына төшәчәк иде.
Аңлашыла инде: мондый бутофор һөҗүм югалтуларсыз төгәлләнде. Трамп аны «символик» һәм «зәгыйфь» дип атады, Тәһранга «йөз саклау» өчен бирелгән мөмкинлек кенә булуын әйтте, фарсыларга алдан кисәткән өчен рәхмәт белдерде. Базаларга ракеталар әллә тиде, әллә тимәде. Бер ракетага төшәргә мөмкинлек бирделәр бугай. Шунысы кызык: нефть базарлары Иранның үч алу һөҗүмен кара алтын бәясен түбәнгә төшереп каршы алды. Спектакль уйналуын, ул башлаганчы ук, һәркем төшенде. Һүрмүз бугазы бикләнмәячәген, сугышның төгәлләнү аккорды яңгыравын һәркем аңлады.
Озак та тормый, Трампның алдан әзерләп куелган белдерүе ишетелде: «Барыгызны да котлыйм! Израиль һәм Иран утны тулысынча һәм тоталь туктату турында килешүгә ирештеләр», – диелә анда. Дөрес, якларга пар чыгарып бетерү өчен иртәнгә кадәр мөмкинлек бирелде. Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать алты белән җиде арасында Иран ракеталары һаман да Израильгә төшә иде әле. Әмма бу – килешенгән соңгы залплар.
Ике аркадаш бер-берсенә шакый зыян салдылар салуын. Тәһран утны туктатмыйча, озак вакытлы сугыш алып барса, Тель-Авивтагы режим җимереләчәк, гыйбриләрнең Фәләстыйннан масштаблы качулары башланачак иде. Әлегә андый мөмкинлекне Нетаньяху кабинеты илдән чыгуны тыю белән туктатып торды. Шуңа карамастан бай гыйбриләр кечкенә көймәләргә меңләгән доллар акча түләп басып алынган җирләрне ташлап китте.
Фарс АКШ вице-президенты Вэнсның: «Иртәгә чыннан да яңа көн туачак – 12 көнлек сугышның төгәләнүе, Иранның атом программасының туктавы, һәм мин чын күңелемнән ышанам: бу Якын Көнчыгышта дөнья өчен чын-чынлап бөек нәрсәнең башы булачак», – дигән белдерүе белән тәмамлану этабына керде. Вэнс белдерүе Ираннан санкцияләр алыначагын, нефть бәясе түбәнәячәген вәгъдә итә. Төбәкнең нефть державаларында хәл исә кискенләшер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез