Газетага язылу

Йөзгә кадәр яшәү серләре белән уртаклаштылар

Гадәттә 90 яшькә җитүчеләр һәм өлкәнрәкләрне, озын гомерле кешеләр, дип саныйлар.

Әмма соңгы вакытларда 100гә җитүчеләрне шулай атау дөресрәк булыр, дигән фикерне еш ишетергә туры килә. 110га кадәр яшәүчеләрне исә бөтенләй дә супер озак яшәүчеләргә кертәләр. Шул ук вакытта сүз башлыча үзен-үзе йөртә алмаслык хәлгә килгән карт-коры турында түгел, бәлки актив тормыш рәвеше алып баручы чагыштырмача сәламәт кешеләр турында бара.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, илдә йөз яшьлеген – “платина” юбилеен билгеләп үткән 18 меңгә якын кеше яши. Ягъни 10 мең кешегә 100дән узган бер кеше туры килә.
Илебез геронтологлары фикеренчә, озак яшәүчеләр саны артканнан-арта бара. Быел май ае мәгълүматлары буенча. туксаннан узучылар – 600 мең, сиксәннән узучылар – 4,6 миллион кеше тәшкил иткән.
Озак яшәү феномены белән фәннең төрле юнәлешләре: генетика, медицина, социология шөгыльләнә. Сәламәтлегеннән тыш, тормыш рәвеше, кешенең гадәтләре, ашау-эчүе, тирәлеге өйрәнелә. Кешенең холкы-фигыле, тормыш сөючәнлеге, кәефе, максатлары һәм планнары да гомер озынлыгында мөһим роль уйный, дигән фикердә белгечләр.

Йөзгә кадәр яшәү мәсьәләсе күпләрне кызыксындыра икән. Интернетта үзебезнең эзләү системасында сәламәтлек һәм озын гомер турында сорау бирүчеләр тәүлегенә берничә миллионга җитә, дип яза “Российская газета”.
2019 елда “Демография” илкүләм (милли) проекты кысасында  башланып киткән “Актив озын гомер” федераль программасы быел “Гаилә” илкүләм (милли) проектына кертелеп, шуның нигезендә үстерелә. Бу исә өлкән яшьтәгеләрне тулы кыйммәтле тормыш белән тәэмин итүнең, сәламәтлеген кайгыртуның дәүләт дәрәҗәсендәге бурыч булып торуы турында сөйли.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Өлкән буын” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре