Ипи бәясе арту турындагы хәбәргә ачыклык керттеләр

Ипи бәясе кыйммәтләнү куркынычы юк. Татарстанның бер генә заводында да бәяне күтәрү турында сүз бармый. «Күмәч-кондитер комбинаты» ААҖ генераль директоры Булат Котдусов икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәяләрнең тиздән артуы турындагы хәбәргә аңлатма бирде.

«Татарстанда бәяләрне күтәрү турында бер генә завод та хәбәр итмәде, хәтта планлаштырмады, фикер алышмады. Җитештерүчеләрдән мондый яңалык юк», - дигән ул "Татар-информ"га.

Ул билгеләп үткәнчә, базар шартларында, әгәр бөртеклеләрнең үзкыйммәте артса, исәп-хисап һәм индексация ясала, әмма предприятие икмәккә бәяләрне шул килеш тотарга тырыша.

«Без базар шартларында яшибез. Әгәр дә бөртеклеләрнең, он һәм башка төр ашлыкның үзкыйммәте артса, әлбәттә, исәп-хисап һәм индексация була. Әмма без кулланучыларга авыр булмасын өчен һәрвакыт икмәк буенча индексацияне иң соңгы очракта һәм минималь итеп ясыйбыз. Без моны беркайчан да алдан эшләмибез», - диде Котдусов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре