Башкортстанда 49 яшьлек ир-ат кеше үтерүдә гаепләнеп кулга алынган. Тикшерү фаразы буенча, 2025 елның 10 августында кич белән Бәләбәйдәге шәхси йортта ир-ат 40 яшьлек сөйгәне белән кәеф-сафа корып утырган. Сәрхүш пар арасында низаг чыккан һәм ир-ат хатын-кызны буып үтергән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Җинаять кылучы, үтерү эзләрен яшерү өчен, 3 атна диярлек хатынның мәетен базда саклаган. Аннан соң аны балта белән бүлгәләп, автомобильгә тутырып, шәһәр янындагы урманлыкка алып барган һәм кыр юлы янында яшергән.
Тикшерү комитеты хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары белән берлектә хатын-кызның хәбәрсез югалуы турындагы хәбәрне тикшерү барышында җинаятьтә шикләнелүченең эзенә төшкән.
Ир-ат гаебен таныган. Җинаять эшен тикшерү барышында вакыйга урыны тикшерелгән, берничә суд экспертизасы билгеләнгән, диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез