Дәүләт Думасында ир-атларга баласы туганда 14 көнлек түләүле өстәмә ял бирергә тәкъдим иткәннәр. Закон проектын Думаның вице-спикеры Борис Чернышев эшләгән, дип яза “РИА Новости”.
“Хезмәткәргә (бала әтисенә, опекунга), баласы туган очракта, үзенең гаризасы буенча ундүрт календарь көне озынлыгында түләүле өстәмә ял бирү күздә тотыла”, – диелгән документта.
Чернышев билгеләп үткәнчә, баласы туганда ир-атның түләүле ялга чыгу мөмкинлегенә ия булмавы – гаиләгә ярдәм итү өлкәсендә зур кимчелек. Аның әйтүенчә, бала әле дөньяга килгән генә бер мәлдә гаиләгә зур киеренкелек кичерергә туры килә. Шул ук вакытта ана кешегә бала тудырганнан соң тернәкләнергә дә кирәк. Закон проекты авторы фикеренчә, шушы чорда хатын-кыз ир-атның физик һәм мораль ярдәменә аеруча мохтаҗ. Ләкин ир-ат, гаиләсен туендырырга кирәк булу сәбәпле, эшләргә мәҗбүр, дип өстәгән Дәүләт Думасының вице-спикеры.
Чернышенко басым ясап әйткәнчә, аның тәкъдимен гамәлгә ашыру ана кешене көнкүрештәге эшләрнең бер өлешеннән азат итеп кенә калмыйча, атаның баласына бик нык якынаюына, ахыр килеп, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгытуга китерәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез