Магнит буранының геомагнит активлыгы индексының максималь дәрәҗәдәсе - 9 булуы мәгълүм. Ә бу көннәрдә аның күләме 7гә кадәр җитәчәк.
Җирдә соңгы берничә елда иң көчле магнит давылларының берсе күзәтелә. Ул Мәскәү вакыты белән 4 ноябрьдә төнге берләр тирәсендә башланган һәм ике-өч тәүлектән дә ким булмаячак, дип хәбәр ителә ФИАН кояшының рентген астрономиясе лабораториясе сайтында.
Соңгы дүрт елда җирдә бары тик кенә көчле магнит бураны теркәлгән, алар – 2021 һәм 2019 елның маенда, 2018 елның августында һәм 2017 елның сентябрендә. Магнит буранын Канада, Скандинавия һәм Россиядә яшәүчеләр сизә алган. Бездә бу күренеш илнең төньяк районнарында күзәтелде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез