Россия Президенты Владимир Путин 31 июльдә Россиядә җир кишәрлекләре хуҗаларын борщевик һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китерә торган инвазив (чит) үсемлекләрнең башка куркыныч төрләренә каршы көрәш чараларын күрергә мәҗбүр итә торган закон имзалады. Колунов билгеләп үткәнчә, хәзерге көндә чүп үләннәре үсүгә каршы көрәш бары тик авыл хуҗалыгы җирләренә карата гына җайга салына.
«2026 елның 1 мартыннан теләсә кайсы җир кишәрлекләренең хокук ияләре, җир төренә һәм категориясенә карамастан, борщевик һәм башка инвазив үсемлекләр белән көрәшергә тиеш булачак. Әлеге йөкләмәләрне үтәмәгән өчен авыл хуҗалыгы җирләре хуҗалары аларны агачлар, куаклар һәм чүп үләннәр үсүдән сакламаган өчен штраф яный. Физик затлар өчен – 20-50 мең сум, вазифаи затлар өчен – 50-100 мең сум, юридик затлар өчен – 400-700 мең сум», – диде Колунов.
Парламентарий билгеләп үткәнчә, төбәкләр штраф күләмен мөстәкыйль билгели алачак. Моннан тыш, РФ субъектлары хакимияте мондый үсемлекләрнең үз исемлеген билгели алачак.
«Барысы да җирне һәм аның уңдырышлылыгын саклау, кешеләрне үзләре ия булган яки арендага алган җирләрне тиешле хәлдә тотуга юнәлтү өчен», – дип йомгаклады ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез