Газетага язылу

Җир өчен салымны ничек чигерергә? – Белгеч җавабы

«Пенсиягә чыккач, җир өчен салым да чигерелә, дип ишеттем. Моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә? Документларны ничек тапшырырга икән?» – дип сорый Балтач районыннан укучыбыз М. Хафизова.

Рәмзия Мөхетдинова, Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча 6 нчы районара инспекциясе баш салым инспекторы:

– Лаеклы ялга чыккан кеше Россия Социаль фондыннан белешмә алып, салым инспекциясенә илтеп тапшыра һәм салымны чигерү турында гариза яза. Моны эшләмәгән очракта салым органнары салым ташламаларын үзләрендә булган мәгълүматтан чыгып билгели. Закон нигезендә, пенсионерга бер торак йортка (фатирга) һәм бер гаражга ташлама ясалырга мөмкин. Җире булган очракта, аның бары тик 6 сутыена гына ташлама каралган. Кешенең ике фатиры бар икән, аның бары тик берсенә генә ташлама ясала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре