Җир тетрәгән вакытта Камчаткада булган Алия Хәлиуллина: "Хәлләр чамаларлык түгел иде"

Күпләр бу көннәрдә Камчаткадагы 8,5 баллы җир тетрәвен күзәтәдер. Белгечләр аны соңгы еллардагы иң көчле җир тетрәве, дип бәяләделәр.

Табигать бәла-казасы башланган көннәрдә биредә 7-8 мең турист барлыгын хәбәр иттеләр. Алар арасында Казаннан Алия Хәлиуллина да булган. Җир тетрәгән көннәрдә алар тауларда булган.

- Җир тетрәвенең эпицентры Петропавловск-Камчатский шәһәрендә булды. Анда чыннан да куркыныч булган һәм кешеләр ныграк сизгән, диделәр. Без исә бу вакытта тауга менә идек. Шуңа күрә көчле җир асты селкенүен дә сизмәдек. Ләкин гидның үз-үзен тотышыннан ниндидер үзгәрешләр барлыгын сизеп алдык. Эшнең нидә икәнен аңлап алуга, тиз арада аска алып төшеп китте. Миндә курку булмады, өстебезгә кар шары гына төшә ахры, дип уйладым. Дөресен генә әйткәндә, хәлләрне чамаларлык та, дөрес бәя бирерлек тә түгел иде, чөнки бар җирдә томан. Соңыннан гына без барган сукмакта җимерелү булганлыгын белдек. Безгә бәхет елмайды: гидыбыз бик яхшы, өйрәтелгән, белемле иде. Ул безне тынычландырды, шуңа күрә беребездә дә паника булмады. Безнең белән бар да яхшы, бүген Казанга иртәнге якта кайтып җиттек, - диде ул.

Шулай да, Алия әйтүенчә, Камчаткадагы хәлләр ул дәрәҗәдә үк куркыныч юк.

- Барлык матбугат чараларында язсалар, коточкыч дип бәяләсәләр дә, андагы хәлләр ул дәрәҗәдә үк куркыныч түгел. Халыкта паника юк, без йөргән җирләрдә дә, аэропортларда да тыныч иде. Әйе, кайдадыр диварлардагы плитәләр ватылып, коелып төшкән, урындыклар, караватлар селкенеп ала. Тик аларда гел селкетеп тора икән, бу юлы тагын да катырак кына булган. Билетларны кире тапшырыр дәрәҗәдә куркыныч түгел, дип уйлыйм. Дөрес, туристларның кая баруларына да бәйле. Гидлары дөрес киңәшләр бирер, дип уйлыйм, - диде Алия.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре