Җир тетрәү нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 20 меңнән арткан

Төркиядә җир тетрәү вакытында - 17134, Сүриядә 3162 кеше һәлак булган.

Төркиянең көньягында һәм Сүриядә көчле җир тетрәү аркасында үлүчеләр саны 20296 кешегә кадәр җитте, дип хәбәр итә «Анадолу».

Агентлык мәгълүматлары буенча, Төркиядә җир тетрәү вакытында - 17134, Сүриядә 3162 кеше һәлак булган. Төркиянең алты төбәгендә 7,7 магнитудалы җир тетрәү булды. Күрше Сүриядә дә көчле тетрәүләр теркәлгән.

https://vatantat.ru/2023/02/104546/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре