Газетага язылу

Җир убылу турында Азия Мөхәммәдиева: «Ярый бу хәл төнлә булмаган, машиналар упкынга китәр иде»

Бүген Сарман районында көчле яңгыр яву сәбәпле, Чаллы–Сарман юлының бер өлеше убылган. Хәзерге вакытта машиналарга башка авыллар аша урап үтәргә туры килә. Андагы вазгыять турында Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиевадан сораштык.

Җир убылу турында Азия Мөхәммәдиева: «Ярый бу хәл төнлә булмаган, машиналар упкынга китәр иде»

 – Бүген төнлә безнең җирлектә бик көчле яңгыр яуды. Әйтерсең, күк белән   җир тоташкан кебек иде.  Дагыстандагы хәлләрдән бер дә ким булмады. Төн буе йоклап булмады, – ди Азия Мөхәммәдиева. – Безнең җирлеккә өч авыл керә. Явым-төшем зыян китермәгәнме икән дип, шуларны урап кайтырга булдым.  Башта Каташ-Карандагы күпер, буаларны карадым. Анда  тыныч иде. Социаль челтәрдә асфальт юлга су чыгу турындагы видеоны күрдем дә шул якка киттем. Анда барып  җитә алмадым. Авылдашым Винер Хафизов күпер буенда кулын болгап тора. Яңгыр бу участокка зыян китермәсен тагын, ди. Үзе китеп тә барды. Ирем  Фаис белән бергә идек. Торба башларын  карыйк әле, дип туктадык. Бер машина тиз генә үтеп өлгерде. Ирем әйтә: «Кара, сикертеп узып китте бит бу, җир убыла хәзер», – ди. Шул арада  асфальт юл урталай убылып та китте. Бу хәл санаулы секундлар эчендә генә булды. Каушап калдым, йөрәк дөп-дөп тибә башлады. Шул арада районның тиешле хезмәтләре дә килеп җитте. Әле ярый төнлә булмаган, машиналар упкынга төшеп киткән булыр иде. Вакытында күреп калу фаҗигане булдырмый калды.

Бу урыннан Сарманнан Чаллыга барып булмый хәзер. Юлның бер өлеше ябылган. Анда бару өчен  Петровский Завод һәм Ләке авыл җирлекләре аша оештырылган маршруттан 25 чакрымны урап узарга туры килә.

– Ә болай авыллардагы хуҗалыкларның берсенә дә зыян килмәгән. Авыл эчендә ташулар булмады. Бакчалардагы бәрәңге, яшелчәләрне агызу очраклары да юк. Кайбер авылларда гына ут өзелү очраклары булган. Шөкер, ул яктан бар да тыныч», – ди  Азия Мөхәммәдиева.

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре