Җир урынына акча сайлаучы гаиләләргә бюджетта күпме акча каралуын әйттеләр

Җир урынына акча алырга риза булган күпбалалы гаиләләр өчен Татарстан бюджетында 500 миллион сум акча каралган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының унбишенче сессиясендә республиканың финанс министры Марат Фәйзерахманов әйтте.

"Татарстан Рәисе карары нигезендә, җир урынына акча алырга риза булган күпбалалы гаиләләр өчен  бу ел бюджетында 500 миллион сум акча каралган. Әлеге күрсәткеч киләсе ел бюджеты турындагы закон проектында да шул ук дәрәҗәдә”, – диде ул.

Билгеле булганча, Татарстан Дәүләт Советының унөченче утырышында депутатлар Татарстанда күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлеге урынына, алар риза булса, акчалата түләү бирелү турындагы закон проектын хуплады. Яңалык Казан һәм Чаллыда яшәүче өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә кагыла.

Республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның август аена 53 меңнән артык гаилә җирле булган. Бу – гариза тапшырган барлык гаиләләрнең 74 проценты. Районнарда җир кишәрлекләренә кытлык булмаса да, Казан һәм Чаллы кебек зур шәһәрләрдә җир җитми. Министрлык мәгълүматларына караганда, бүген шушы ике шәһәрдә 14 меңгә якын гаилә җир кишәрлеге алырга чиратта тора.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре