Ирада Әюпова Раил Садриев белән бәйле хәл турында: «Эмоцияләргә бирелмәскә кирәк»

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуда Буа драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриевның тоткарлануы турында фикерен җиткерде.    

– Бу уңайдан без күп бәхәсләштек. Мин эмоцияләргә бирелмәскә киңәш итәр идем. Бу системаны дөрес аңларга кирәк. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, хокук саклау органнары соравы буенча без дә мәгълүматны тикшерәбез. Документаль рәвештә хокук бозулар булмаганы расланса, барысы да яхшы булыр дип уйлыйм. Бүген һич кенә дә бер-береңне гаепләргә ярамый. Аек акыл белән вазгыятьне ачыкларга һәм алга таба барырга кирәк, – диде министр.

Ирада Әюпова Буа театрының дәрәҗәсе Раил Садриев эше нәтиҗәсендә үзгәрде дигән фикердә.

– Раилне мин бик хөрмәт итәм, ул бик талантлы һәм эмоциональ кеше. Аның үзенең иҗади йөзе бар. Буа театрын үзгәртеп коруда безнең теләкләрне ишеткәне өчен мин аңа бик рәхмәтле. Әле 15 ел элек Буа драма театры репертуарында күбрәк юморескалар иде, хәзер аларда яхшы, җитди әсәрләр бик күп. Театрның дәрәҗәсе Раил, аның күзаллавы аркасында үзгәрде, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре