Ирада Әюпова халыкара мөселман кинофестиваленең исемен үзгәртү турында фикерен әйтте

Бу хакта Татарстанның мәдәният министры журналистлар белән очрашуда әйтте.

– Кинофестивальнең исеме үзгәрү белән бик күп кеше кызыксынды. Аңа аның элеккеге «Алтын мөнбәр»  исемен кайтардык. Әмма бу фестивальнең рухи-әхлакый өлеше төшеп кала дигән сүз түгел. Аның эчтәлеге шундый ук калды. Корабны ничек атасаң, шулай йөзеп китәр, диләр бит. Гариза бирү һәм сайлап алу компаниясе исем үзгәртү карарының дөрес булуын күрсәтте, – диде Ирада Әюпова.

Мәдәният министры фестивальнең исеме үзгәрү белән кинофестивальдә катнашырга теләк белдергән илләрнең артуын әйтте.

– Сайлап алу туры җиңелрәк узды. Моңарчы төрле сәбәпләр буенча катнашмаган илләр кызыксына башлады, – диде ул.

«Алтын Мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестивале башкалада 6-11 сентябрьдә узачак. Оештыру комитетына дөньяның 47 иленнән 814 гариза килгән. Сайлап алу комиссиясе эше нәтиҗәләре

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре