Газетага язылу

Иран һәм АКШның сөйләшүләре нәтиҗәсез тәмамланган

Иран белән АКШ арасындагы сөйләшүләрнең чираттагы раунды бернинди килешүләрсез тәмамланган. Яклар төп мәсьәләләр буенча – Ормуз бугазы һәм Иран атом-төш программасы өстеннән контроль – позицияләрен якынайта алмаган, дип яза "РИА Новости".

Тәһран үз активларын кире кайтарырга, ә Вашингтон бугазда суднолар йөрү иреген һәм Иранның атом-төш мөмкинлекләрен шактый чикләүне таләп иткән. Компромисс таба алмаганнар.

Америка делегациясе, Иран ягына үз тәкъдимнәрен язма рәвештә тапшырып, Исламабадтан киткән. Дональд Трамп очрашу нәтиҗәләрен үз рухында шәрехләгән, ничек кенә булса да АКШ бу каршылыктан җиңүче булып чыгачак, дип белдергән. Сөйләшүләрнең киләсе раунды кайчан һәм кайда булырга мөмкин, әлегә хәбәр ителми.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре