Газетага язылу

Иранның Израиль премьер-министры Нетаньяху офисына һөҗүм итүе турында белдергәннәр

Иранның ислам революцияләре сакчылары корпусы (КСИР) бүген – 2 мартта иртән Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяхуның офисына һөҗүм иткән. «Российская газета» шул хакта яза. Сәясәтченең язмышы турында әлегә мәгълүм түгел.

Израиль бу җәһәттән әлегә бернинди дә аңлатма бирмәгән.

Исегезгә төшерәбез: 28 февральдә Израиль һәм АКШ Иранга берничә тапкыр һөҗүм иткән. Һөҗүм вакытында илнең югары лидеры  Али Хаменеи, шулай ук югары дәрәҗәдәге берничә хәрби җитәкче һәлак булган. Иран, җавап йөзеннән, Кушма Штатларның Якын Көнчыгыштагы һәм Израильдәге хәрби базаларына һөҗүм иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре