6 ноябрьдә, җирдә көчле геомагнит бураннары башланды, алар 7 ноябрьдә максималь дәрәҗәгә җитәргә мөмкин. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе Космик тикшеренүләр институтының Кояш астрономиясе лабораториясеннән хәбәр иттеләр.
Бу үзгәрешләрнең сәбәбе – Кояштагы көчле чыгарылышлар. Хәзерге фонга 2-3 көн элек булган иң югары X классындагы тотылулар йогынты ясый. Алар күренә торган кояш дискы читендә булган, шуңа күрә башта галимнәр аларны планетаның магнит кырына йогынты ясар дип көтмәгәннәр.
Җир өчен төп сынау тәүлек узуга киләчәк. Бу елның иң көчле магнит бураны һәм, мөгаен, соңгы берничә елдагы иң көчлеләрдән берсе булачак, дип көтелә.
Уңайсыз прогнозны бераз йомшарта торган нәрсә – плазма болыты җиргә төп үзәге белән түгел, ә чите белән генә бәреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез