Бүген көндез Җирдә башланган магнит давылы, көчәеп, G3 күрсәткеченә (көчле магнит давылы, дигән сүз) җиткән. Бу хакта “Фобос” һава торышын күзәтү үзәге әйдәп баручы белгече Михаил Леус үзенең телеграм-каналында язган, дип хәбәр итә “ТАСС”.
Агентлык хәбәрчесенә Федоров исемендәге гамәли геофизика институтыннан, магнит давылы, фаразларга карамастан, G3 күрсәткеченә җитте, дип, Леусның сүзләрен раслаганнар.
Галимнәр әйтүенчә, көчле магнит давылы вакытында электрдан эшләүче җиһазларда, спутник навигациясендә, радиоэлемтә җайланмаларында көйсезлекләр чыгарга мөмкин. Ә инде 50 градуска кадәр киңлектә поляр балкыш пәйда булу ихтималы зур.
Соңыннан Леус билгеләп үткәнчә, магнит давылы тәэсире төньяк киңлектә 55 градуска кадәр таралган. Мондый шартларда Татарстанда да поляр балкышны күзәтергә мөмкин икән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез