Газетага язылу

Ирек Фәйзуллин Казан музеенда студент вакыттагы формасын киеп карады

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты музеена Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми кунаклар килде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында хәбәр итте.

«Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты музеендагы күргәзмәдә Ирек Фәйзуллин үзенең студентлар отряды чорындагы формасын күреп алды. Бик шәп форма!» – дип язып, видео урнаштырды Лилия Галимова. Аннан күренгәнчә, Ирек Фәйзуллинга форма хәзер дә бик килешеп тора. Ул исә үзе форманың  1984-1985 елгы булуын әйтә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре