«Бу – инвестицияләр белән бәйле булган бик зур эш», – диде министр.
Төзелеш комплексының бөтен ил күләмендәге ролен бәяләп, ул тармакның хәтта катлаулы икътисадый шартларда да икътисадның үсешен тәэмин итүче төп күрсәткеч булып калуын ассызыклады.
«Үзәк банк әйткәнчә, бүгенге кебек икътисад берникадәр суынган шартларда да төзелеш икътисад үсешнең төп локомотивы булып тора һәм шулай булачак та», – диде Ирек Фәйзуллин.
Ул республика төзүчеләренең уңышларын югары бәяләп, рәхмәт тә белдерде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез