Газетага язылу

Ирек Фәйзуллин: «Төзелеш уңайлы һәм куркынычсыз тормыш мохите өчен җавап бирә»

Казанда БРИКС илләренең төзелеш атналыгының пленар утырышы башланды. Чарада Россия Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, БРИКС Төзелеш атналыгын беренче тапкыр уза. «Бүген бу зур, матур залда 3000 ләп кеше катнаша. Мин барыгызны да Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән сәламлим», – диде ул.

Аның әйтүенчә, форумга 17 чит ил делегациясе килгән. «БРИКС илләре ведомстволары вәкилләрен, безнең хезмәттәшләребезне күрүебезгә шатбыз. Бу илләрнең барысында да, Россиядәге кебек үк, төзелеш иң мөһиме — уңайлы һәм куркынычсыз тормыш мохите өчен җавап бирә», – диде Ирек Фәйзуллин.

Министр Татарстан командасына чараны оештырган өчен аерым рәхмәт әйтте. «Казан – бай тарихлы, кунакчыл һәм җитди халыкара чаралар үткәрә белүче матур шәһәр. Безнең хезмәттәшлектә иң мөһиме – миллионлаган кеше уңайлы һәм куркынычсыз шәһәрләрдә яшәсен өчен иң яхшы карарлар кабул итү мөмкинлеге», – диде Ирек Фәйзуллин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре