Газетага язылу

Ирек Мөхәммәтдинов: «Нефть чыгуны арттыра торган акватермолиз катализаторы уйлап тапкан идем»

Фән көне уңаеннан республика галимнәренең ачышлары, хезмәтләре белән таныштык.

Ирек Мөхәммәтдинов: «Нефть чыгуны арттыра  торган акватермолиз катализаторы уйлап тапкан идем»

Ирек Мөхәммәтдинов, КФУның әйдәп баручы хезмәткәре:

– Кечкенәдән үк галим булырга теләгән идем. Фән белән баеп була, дисезме? Грантларда катнашсаң, буладыр дип уйлыйм. Матди яктан дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелә. Алдынгы карашлы галим булу өчен гел эзләнеп торырга кирәк.

Мин җир катламнарының нефть бирүчәнлеген арттыру өчен акватермолиз катализаторы уйлап тапкан идем. Моның өчен өч ел элек Россия Президенты премиясе белән бүләкләндем. Аны алганнан соң, без Самара өлкәсендә, Кубада, Татарстандагы нефть чыганакларында каталитик реагентлар белән тагын дүрт сынау үткәрдек.

Хәзерге вакытта безнең лаборатория физик чыганаклар ярдәмендә җитештерү һәм транспортировкага әзерләү вакытында үзлелеге югары булган нефтьне яхшырту һәм күкерттән чистарту өчен яңа реагентлар эшли. Россия Фән фонды гранты нигезендә, 3 ел дәвамында лаборатория сынаулары үткәрдек. Сынауларда нефтьтә эри торган катализатор прекурсорлары кулландык. Алар күкерттән чистарту буенча бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Болар нефть табу, җитештерүдә нефтьне әзерләү эшендә кулланылачак. Моннан тыш, аспирантымның кандидатлык диссертациясе кысасында, углерод эзен киметү һәм гадәти булмаган углеводород җитештерү процессының экологик яктан чисталыгын яхшырту өчен, нефтьне каталитик системалар белән берлектә микродулкынлы эшкәртү буенча тикшеренүләр уздырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре