• Фото: Рамилә Хөснетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ирен СВОдан көтүче блогер: «Балалар булмаса, мин инде күптән аның янына киткән булыр идем»

Блогер Рамилә Хөснетдинова махсус хәрби операциядәге иренең инде озак вакыт ялга кайтмавы турында сөйләгән. Рамилә, якын кешесенең кайчан кайтачагын да белмәгән килеш, гел көтеп яшәүнең ничек авыр булуы турында яза. Аның тормыш иптәше – мобилизацияләнгән һәм махсус хәрби операциягә киткән Әтнә егете Инсаф Хөснетдинов, дип яза Интертат.

«Башымда «мин арЫдым» сүзе бөтерелә, әмма бирешмим.

Ара ераклыгыннан, һәрвакыт ялгыз булудан, барысын да үзем генә эшләүдән ардым. Иремнең янәшәмдә булуын телим, нормаль гаилә тормышы белән яшисем килә.

Иремнең инде елдан артык ялга кайтканы юк. Мин депрессиядә. Көн саен диярлек елыйм. Социаль челтәрләрдә күңелгә үтәрлек видео күрсәм, яки урамда берәр матур пар очратсам… Аппетитым качты, начар йоклыйм. Әле ярый балаларым бар. Алар булмаса, мин инде күптән ирем янына киткән булыр идем.

Ялга кайчан кайтачагын белмәгән килеш көтүе бик авыр. Ирем һәрвакыт «мин бу юлы да кайтмыйм» дип яза…

Кемгәдер ялны елына берничә тапкыр бирүләре бик күңелемә тия. Иремнең нинди халәттә иәкнлеген мин үзем генә беләм.

Хәзер безнең тормышыбыздагы аерылышып торуның иң озак чоры. Без элек ирем белән тәүлек әйләнәсе бергә идек.

Әгәр дә чынлап яратасың икән, син, бөтен авырлыкларны җиңеп чыгып, кирәк кадәр көтәргә әзерсең. Алар безгә юкка гына бирелмәгәндер. Бу авырлыклар аша узганнан соң без көчлерәк булачакбыз», – дип яза Рамилә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре