Газетага язылу

Ирина Шевыреваның ирен иреккә чыгарганнар

Суд Казан бизнесмены Иван Шевыревны иреккә чыгарган. Бүген аны тоткарлауның чик срогы төгәлләнгән, әмма тикшерүчеләр бизнесменны кулга алу турында яңа үтенечнамә белән судка мөрәҗәгать итмәгән.

Узган шимбәдә Казанның Совет районы суды Иван Шевыревны СИЗОга озату өчен җитәрлек сәбәпләр тапмаган һәм аны тоткарлау вакытын 72 сәгатьткә озайткан. Шушы вакыт эчендә тикшерүчеләр судка чикләү чарасын сайлау өчен яңа дәлилләр китерергә тиеш булган.

«Татар-Информ»га мәгълүм булганча, тикшерүчеләр судка мөрәҗәгать итмәгәнлектән, Шевыревны иреккә җибәргәннәр. Ләкин ул барыбер җинаять эше буенча шикләнелә.

Исегезгә төшерәбез: 14 октябрьдә Татарстанда яшәүчеләрне интернетта таралган видеоязма тетрәндерде: Казанның 94 нче гимназиясе янында 34 яшьлек Шевыревага мотоциклчы шлеменын бер ир-ат пычак белән ташланган. Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, бу – Рифат Солтанов. Хатын-кызга ул, шул исәптән муенына, берничә тапкыр пычак белән кадаган.. Тикшерүчеләр фикеренчә, Ирина Шевырева һөҗүм итүчегә бик нык каршылык күрсәтүе нәтиҗәсендә генә исән калган. Аны хастаханә реанимациясенә озатканнар. Берничә көн элек аның аңына килүе, әмма җәрәхәтләре аркасында бичарага сөйләшергә һәм суларга авыр булуы турында хәбәр ителде.

Тикшерүчеләрнең күз уңына 6 кеше эләккән. Үтерү омтылышында Иринаны ире Иван Шевырев, шулай ук кайнатасы Станислав Шевырев шикләнелә. Икесе дә Казанда танылган бизнесменнар: кайчандыр Станислав Шевырев нигез салган «Волга-Автодор» компаниясендә эшлиләр.

Үтерү омтылышында шулай ук «Волга-Автодор» фирмасының иминлек хезмәте башлыгы Андрей Черкасин һәм аның буйсынуындагы сак хезмәте сменасы башлыгы Булат Галләмовны гаеплиләр. Турыдан-туры үтерү омтылышы ясаган Рифат Солтанов һәм аның ярдәмчесе Бурихон Хәмидов, тикшерүчеләр фикеренчә, Шевыреваны күзәтеп йөргән. Алар «Волга-Автодор»да рәсми төстә урнашмыйча эшләгәннәр. Хәзерге вакытта 4 кеше – СИЗОда. Булат Галләмов өй арестына озатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре