Ирина Волынец, контракты төгәлләнү сәбәпле, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасыннан китә. Бу хакта “Татар-информ” үз чыганакларына таянып яза.
Россиядә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова яңа срокка Волынец белән контрактны килештермәгән.
Ирина Волынец 2020 елдан Татарстанда балалар омбудсмены вазыйфасын били. Хәзерге вакытта Россия Иҗтимагый палатасы составына керә һәм илкүләм ат-аналар комитетына да җитәкчелек итә.
Ул республикада Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасындагы эшчәнлеге дәверендә төбәк, шулай ук федераль дәрәҗәдә гаилә-демографик сәясәт өлкәсендә күп кенә закон инициативаларын тәкъдим итте.
Аерым алганда, квадроберлыкны һәм яшьләр арасында башка деструктив субкультураларны, 21дән яшьрәкләргә хәмер һәм тәмәке сатуны тыюны тәкъдим итте. Волынец шулай ук студентлар гаиләләренә карата ярдәм чараларын көчәйтү, хосусый клиникаларга абортлар ясауны тыю тәкъдиме белән чыкты. Аның тәкъдимнәре арасында – ялгыз аталарны пенсиягә вакытыннан алда чыгару, федераль дәрәҗәдә педагогларның югары статусын билгеләү, күпбалалы гаиләләргә ярдәм чараларын арттыру һ.б.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез