Иркутск өлкәсеннән 5 бала атасы Чаллыда контрактка кул куйган

Чаллы хәрби комиссариатларында җирле халык кына түгел, башка шәһәрләрдән килеп тә контрактка кул куялар. “Безнең бурыч бу” – әлеге ир-атлар үзләренең ныклы карарын шулай дип аңлата. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Андрей – Иркутск өлкәсеннән килгән күп балалы ата. Хатыны белән биш бала тәрбияләп үстерә. Өлкәненә – 19, төпчегенә – 6 яшь. Аныд әйтүенчә, бигрәк тә уллары аның белән горурлана, хәрби буласылары килә.

“Әтиебез – герой, диләр, җиңеп кайтуымны телиләр”, – ди Андрей.

42 яшьлек Петр исә автомобиль төзүчеләр шәһәрендә хәрби контрактка кул кую өчен Красноярск краеның Канск шәһәреннән килгән. Аның әйтүенчә, туганнары башта каршы булган. Әмма ир-ат үз дигәнендә нык торган. Хәзер алар даими рәвештә телефон аша аралашып тора.

“Алты айлап уйлап йөрдем. Ватанны сакларга кирәк, дигән фикергә килдем. Бездән башка балаларыбызны, туганнарыбыз, аналарыбыз, хатыннарыбызны кем саклар? Бу – безнең бурыч, без аны үтәргә тиеш”, – ди ул.

Ә 32 яшьлек Виталий Оборона министрлыгы белән контрактка кул кую өчен Чаллыга Тула өлкәсеннән килгән. Хәтта туганнарын да кисәтмәгән. Якыннары аның ниятен дусларыннан гына ишеткән.

“Шалтыратып, тирги башладылар. Әлбәттә, беркемнең дә үз баласын алгы сызыкка җибәрәсе килми. Кире кайтуымны сорадылар, әмма мин, юк, дидем. Йөртүче булып яки артиллериядә, ягъни техника белән бәйле юнәлешләрдә хезмәт итәсем килә, чөнки бөтен гомерем машиналар янында уза”, – дип билгеләп үткән Виталий.

Хәрби хезмәт буенча контрактка кул куючыларның иң өлкәне – Красноярскидан 61 яшьлек Борис.

“Без булмасак, кем тагын? Миңа йөртүче булып хезмәт итәргә тәкъдим иттеләр. “Б” категориясендәге йөртүче. Файда китерәсемә шигем юк,” – дигән ныклы фикердә ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре