Татарстанда яшәүчеләр һәр ел саен 31 декабрьгә кадәр интернет аша җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтүче учреждениеләр эшчәнлегеннән ни дәрәҗәдә канәгать булу-булмаулары турында фикерләрен белдерә ала.
Сораштыруда катнашу җитәкчеләрнең эш сыйфатын гадел төстә бәяләү мөмкинлеге бирәчәк.
Сораштыру аноним рәвештә үткәрелә. Аның нәтиҗәләреннән җирле үзидарә органнарының эш нәтиҗәсен яхшырту буенча тәкъдимнәр эшләү өчен генә файдаланылачак.
Анда катнашу өчен https://open.tatarstan.ru/polls/ сылтамасы аша узарга кирәк.
Исегезгә төшерәбез: 2021 елгы сораштыруда республиканың барлык шәһәр-районнарыннан 17,8 мең кеше катнашкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез