Газетага язылу

Җирне дә, күкне дә саклыйлар

Татарстанда армиягә алынучылар хәрби хезмәтне пилотсыз системалар гаскәрләре белән контракт төзүгә алмаштыра ала. Аларны башка бүлекчәләргә күчермәячәкләр. Контрактны бер елдан башлап төзергә мөмкин.

Җирне дә, күкне дә саклыйлар

– Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр, контрактта билгеләнгән вакыт узгач, хәрби хезмәттән китә ала. Контракт ким дигәндә бер елга төзелә. Чакырылыш буенча хәрби хезмәткә алуның вакыты да шул кадәр үк тәшкил итә, – дип сөйләде Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.

Аның әйтүенчә, пилотсыз системалар гаскәрләре белән контракт төзүчеләр иң элек 1,5 айдан 3 айга кадәр укулар узачак. «Контракт тәмамлангач, хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы биреләчәк. Хәрбиләр барлык ташламалар һәм түләүләрдән файдалана алачак», – диде Егор Горячев.

Билгеле булганча, әлеге төр гаскәрләрне оештыру турында 21 ноябрьдә полковник, пилотсыз системалар гаскәрләре башлыгы урынбасары Сергей Иштуганов хәбәр итте. Моңа кадәр төрле гаскәрләрдә пилотсыз очкычлар ярдәмендә сугыш алып бару белән шөгыльләнә торган бүлекчәләр гамәлдә булган.

Яңа гаскәрдә хәрбиләр оча, йөзә һәм җирдән пилотсыз хәрәкәт итә торган барлык җайланмалар белән идарә итәчәк. Болар – атаклы «Герань» да, «Странник» чылбырлы дроннары да, экипажсыз катерлар да. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп үзенчәлекләреннән берсе – контракт бер елдан башлап төзелә һәм үзеннән-үзе озайтылмый.  Моннан тыш, хәрбиләрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр, укулар республиканың күрше төбәкләрендә узачак.

1 гыйнвардан Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә түләүләрне 2,9 миллион сумга кадәр арттырдылар. Бу – илдә иң югары түләүләрнең берсе. Ул ике өлештән тора: 2,5 миллион сум – Татарстан бюджетыннан, 400 мең сум министрлык тарафыннан түләнә. Моннан тыш, Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 3 меңгә якын ярдәм чарасы да гамәлдә.

Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр өчен аерым «кайнар линия» ачылды. Моның өчен 117 номерына шалтыратырга һәм 4 төймәсенә басарга кирәк. Әгәр алдан алган мәгълүматлар буенча кандидат пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүгә туры килә икән, аның белән кабат элемтәгә керәчәкләр. Белгечләр әйтүенчә, компьютер уеннарын яратучыларның пилотсыз системалар гаскәрләренә эләгү мөмкинлеге зуррак.

Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзү, шулай ук өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак heroes-tatarstan.ru сайтында белешергә мөмкин. Шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1 нче разряд) түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итеп була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; тел.: (843) 221 44 52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 яки колл-үзәкнең төбәкара номеры 117 буенча шалтыратырга кирәк.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре