«Иртәгә без 18 мең квадрат метр мәйданлы перинаталь үзәкне ачабыз. Анда туган беренче бала якын арада өенә чыгарылачак», – диде Абашев.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, яңа перинаталь үзәктә хатын-кызлар өчен 168, яңа туган балалар өчен 85 урын каралган. Ел саен монда өч меңгә кадәр бала табу мөмкинлеге булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез