Газетага язылу

Иртәгә бик көчле магнит давыллары көтелә

Кояшта иң көчле – X классындагы шартлау барлыкка килү сәбәпле, иртәгә – 2 июльдә Җир шарына март аеннан бирле күзәтелмәгән бик көчле магнит давылы ябырылырга мөмкин.

Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Галәм тикшеренүләре институты һәм академиянең Себер бүлеге Кояш-җир физикасы институты белгечләре хәбәр итә, дип яза “Российская газета”.

Кояшта иң югары баллы шартлау 30 июньнән 1 июльгә каршы төндә Мәскәү вакыты белән төнге 12дә булган. Көчле магнит давылы вакытында баш авырту, хәлсезлек, кан басымы “уйнау”, йокысызлык күзәтелергә мөмкин. Белгечләр аңлатып үткәнчә, организмда көйсезлекләрнең барлыкка килүе магнит кырында тирбәлешләр вакытында капиллярлардагы кан агымының акрынаюы сәбәпле, тукымаларга кислород җитмәүгә бәйле.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре