Газетага язылу

Иртәгә, ягъни 1 октябрьгә кадәр, гаилә түләвенә гариза бирергә мөмкин

Ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналар 2025 ел өчен еллык гаилә түләвен рәсмиләштерә ала. Гаризаны 2026 елның 1 октябренә кадәр тапшырырга кирәк, дип искәрттеләр Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегендә. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Ярдәм чарасы «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында эшли. Социаль фонд мәгълүматлары буенча, Россиядә түләүне 1 миллионнан артык эшләүче ата-ана алган инде. Ул 4 миллионнан артык гаиләне колачлар дип көтелә, аларда 11 миллионнан артык бала тәрбияләнә.

Әлеге түләүгә, кайбер шартлар үтәрлгәндә, ата-аналар, уллыкка алучылар һәм опекуннар хокуклы. Гаиләдә 18 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнергә тиеш, ә көндезге укуда – 23 яшькә кадәр. Гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктә билгеләнгән 1,5 яшәү минимумыннан артмаска тиеш.

Гариза бирүче һәм балалар Россия гражданлыгына ия булырга һәм Россиядә даими яшәргә тиеш. Моннан тыш, ата-ана рәсми рәвештә 2025 елда эшләргә тиеш, ә аның кеременнән НДФЛ түләнергә тиеш. Шулай ук алимент буенча бурыч булырга тиеш түгел, шулай ук ата-ана хокукыннан мәхрүм ителергә тиеш түгел.

Түләү күләме 2025 елда ата-ана тарафыннан түләнгән НДФЛ суммасыннан чыгып индивидуаль исәпләнә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре