Газетага язылу

Иртәгә Казан халкын авыл хуҗалыклары ярминкәләренә чакыралар

Иртәгә, 11 апрельдә, Татарстан башкаласында авыл хуҗалыклары ярминкәләре узачак. Шәһәрлеләр азык-төлекне ваклап сату бәяләреннән 15 процентка арзанрак сатып алырга мөмкин. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярминкә мәйданында Татарстан авыл муниципаль районнары һәм агросәнәгать оешмаларыннан продукция тәэмин ителәчәк. Сәүдәгәрләр барлык Казан районнарында 6:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр сатуга чыгачак.

Ярминкә уза торган урыннарның адресларын биредә табарга була.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре