Шәһәр халкы яшелчә, ит ризыкларын, сөт продукциясен, хуҗалык өчен кирәк-яракны ваклап сату бәясенә караганда 10%-ка арзанракка сатып алачак.
Ярминкәләрдә Татарстанның муниципаль районнары һәм республиканың агросәнәгать комплексы предприятиеләре продукциясе тәкъдим ителә. Казанлылар Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге предприятиеләре, «Майский» теплица комбинаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе, кошчылык фабрикалары һәм башка авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр алып килгән продукцияне сайлый ала.
Ярминкәләр иртәнге сәгать 6:00 дан көндезге 13:00гә кадәр үткәрелә.
Сату мәйданчыкларында даими рәвештә ветеринария-санитария шартлары тикшереләчәк, җәмәгать тәртибе сакланачак һәм юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләсе аерым игътибар үзәгендә булачак.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрү мәсьәләләре буенча сораулар булган очракта, +7(843)223-27-72 (өстәмә 84331) телефон номерына шалтыратып, Кулланучылар базары комитетына мөрәҗәгать итәргә була.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез