Газетага язылу

Иртәгә Казанда гаилә спорт фестивале узачак

12 сентябрьдә Казанның «УРАМ» паркында «Всей семьей на старт. Всей семьей на выборы!» гаилә спорт фестивале узачак. Чарада катнашучыларны һәм аларның әти-әниләрен «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары сәламләячәк.

Чара 10.00 сәгатьтә башлана. Аны фестиваль лауреатлары бәйрәм концерты белән ачып җибәрәчәк. Яшь артистларның чыгышлары бәйрәм рухы тудырып, фестивальдә катнашучыларга көч-дәрт өстәячәк. Чыгышлар спорт мәйданчыклары эше белән көнозын дәвам итәчәк.

«Всей семьей на старт», «Всей семьей на выборы!» фестивале сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыру һәм спорт аша гаилә элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Программага спортның төрле төрләре буенча мастер-класслар, гаилә белән күнегүләр ясау, балалар һәм ата-аналар өчен күңел ачулар күздә тотылган.

«Созвездие-Йолдызлык» лауреатларының катнашуы фестивальгә ямь өстәп, бер бәйрәмдә спорт һәм иҗатны берләштерәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре