Иртәгә Рөстәм Миңнеханов республика парламентына юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Татарстан Президенты республика парламентына 8 октябрьдә юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу җомгада республика Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта Татарстан Парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

- 8 октябрьдә, иртәнге 10.00 сәгатьтә алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 25 нче утырышы узачак. Көн тәртибендә Татарстан Президентының Татарстан Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы, - диелә хәбәрдә.

Традиция буенча, утырыш Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак.

Бу чарадан ТНВ, "Болгар" радиосы, Дәүләт Советының рәсми сайтында трансляция оештырылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов юллама

Көн хәбәре