Алар 14 марттан 26 апрельгә кадәр эшләячәк. Сәүдә атна саен шимбә көннәрендә 14 мәйданчыкта җәеләчәк.
«Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты кысаларында республика фермерлары халыкка арзан бәядән яңа продуктлар тәкъдим итәчәк.
Ярминкәләр 21 мәйданчыкта узачак:
Казанда 14 нокта, шул исәптән «Казан» агросәнәгать паркы, базарлар һәм һәр райондагы мәйданчыклар. Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә ярминкәләр якшәмбе көннәрендә узачак.
Яр Чаллыда – Г. Тукай яр буе һәм Чулман проспекты.
Түбән Кама һәм Кама Аланында – «Комета» базары, Южная урамы һәм «Олимпия» боз сарае.
Яшел Үзән районында Осиново бистәсе һәм «Яңа Тура» технополисы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез