🔸26 июльдә 15:00дә Казан шәһәрендә Зур Зәңгәр күл буенда гадәти булмаган иҗади мастер-класс уздырыла.
БИРЕГӘ КИЛҮЧЕЛӘРНЕ НӘРСӘЛӘР КӨТӘ?
🔹Савыт-саба кыйпылчыкларыннан тиңдәшсез бизәкләр ясау
🔹Тәҗрибәле оста җитәкчелегендә мозаикага өйрәнү
🔹Экологияне кайгырту – кирәкмәгән әйберләргә яңа “сулыш” өрү
🔹Өй өчен бик матур декор яки үзенчәлекле бүләк ясау.
Әлеге мастер-класс бик матур күл янында иҗади ял итү мөмкинлеге бирәчәк.
«Татарстанда — җәй» программасы кысаларында ике йөздән артык чара планлаштырылган. Һәм аларның саны көннән-көн арта бара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез