Иртәгә – 26 мартта Татарстанда көньяк көнчыгыштан секундына 15 метрга кадәр тизлектә көчле җил көтелә. Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, һава температурасы +12 градуска кадәр җылыначак.
Әмма явым-төшем көтелми. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +7...+12 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә -1...+3, республиканың көнчыгыш районнарында һәм уйсу урыннарда -4 градуска кадәр. Пәнҗешәмбе – 27 мартта да явым-төшем ихтималы аз. Көндез янә +7...+12, төнлә -2...+3 градус.
Исегезгә төшерәбез: узган атнада республикада һава температурасы нормадан 2-4 градуска югарырак булган. 22 мартта бу айда дүртенче тапкыр температура рекорды куелган: термометрның терекөмеш баганасы +9,1 градуска кадәр күтәрелгән. Беренче рекорд – 9 мартта (+6,2 градус), икенчесе – 14 мартта (+6,7 градус), өченчесе – 15 мартта (+7 градус) булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез