Иртәгә Татарстанда нинди һава торышы булачагын әйттеләр

Иртәгә – 8 мартта Татарстанда юеш кар, урыны белән буран, секундына 16 метр тизлектә җил көтелә. Төнлә минималь температура -6...-13, көндез -2...+2 градус булачак.

Татарстан Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, пәнҗешәмбе – 9 мартта яңгырлы юеш кар фаразлана. Секундына 20 метр тизлектә көчле җил. Көндез бик җылытачак: +4, төнлә -3...-8 градус.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, республикада 10-11 март көннәрендә дә җылы һава хөкем сөрәчәк. Көчле җил, урыны белән явым-төшем булачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы 0...+3, төнлә -4...+1 күрсәтәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре