• Фото: gossov.tatarstan.ru

Исәнмесез, Мөхәммәтшинмы бу?

Хоккей ветераннарына игътибарны арттыру, студентларны татар җырларын башкаруның аерым бер алымы һәм техникасына өйрәтү, сулыш гимнастикасын популярлаштыру. Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшинның халыкны кабул итүе барышында шундыйрак мәсьәләләр күтәрелде. Чара партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узды.

Парламент башлыгына иң элек хоккей тренеры, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Камил Җәләлетдинов мөрәҗәгать итте. Тәҗрибәле хоккейчы ул: 15 сезон дәвамында Әлмәт хоккей командасы өчен уйнаган, берничә тапкыр чемпион калган. Бүген исә – республиканың хоккей хәрәкәте ветераны. Әмма яшьләр белән эшләвен дәвам итә: балалар һәм һәвәскәрләр хоккее белән шөгыльләнүчеләрнең остазы. Шул ук вакытта зурлар өчен хоккей мәктәбен булдыруны башлап йөрүчеләрдән берсенә дә әйләнгән әле. Камил Җәләлетдинов парламент башлыгына нефтьчеләр шәһәрендә хоккейны үстерү турында сөйләде. Аның әйтүенчә, спортның бу төрен үстерүгә шәһәр җитәкчелеге актив төстә ярдәм итеп килә. Фәрит Мөхәммәтшин Камил Таһир улының хоккей ветераннарына карата игътибарны арттыру тәкъдимен хуплады.

Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев исә татар филологиясе факультетында музыка сәнгатен өйрәтү кысасында үз вакытында Габдулла Тукайны да сокландырган татар җырларын башкаруның аерым бер алымына өйрәтүне оештыру тәкъдимен җиткерде. Миңгол Галиев бу җәһәттән үзенең остаз булырга әзерлеген белдерде.

Ә менә Татарстанның Ушу федерациясе Попечительләр советы рәисе Рүзәл Габитов, республикада сәламәтлек өчен сулыш гимнастикасын популярлаштырырга кирәк, дигән фикердә. Ул үз тәҗрибәсе һәм практикалары белән бүлешергә әзер. Татарстанда Иҗтимагый кабул итү бүлеге җитәкчесе Камил Садриев исә «Бердәм Россия» иҗтимагый ярдәм итү штабында очрашулар циклын оештырырга тәкъдим итте.

«Исәнмесез, Мөхәммәтшинмы бу?» Парламент башлыгының Бөек Ватан сугышы ветераны, камалыштагы Ленинградта яшәгән Зинаида Бушуева белән телефоннан әңгәмәсе шундый сүзләрдән башланып китте. Зинаида Григорьевна камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр исеменнән республика җитәкчелегенә, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына ветераннарга карата ихтирамлы мөнәсәбәт һәм Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итүгә 81 ел тулуга багышланган чараны оештырган өчен рәхмәт белдерде. Бу чара быел гыйнвар аенда Казанның Дәрвишләр бистәсендә узган.

Халыкны кабул итү алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Иҗтимагый ярдәм итү штабында оештырылган мәгариф проектлары белән танышты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре