Ишекләр ачык: Рөстәм Миңнехановның иҗтимагый штабы эшли башлады

Казанда Рөстәм Миңнехановның иҗтимагый штабы эшли башлады. Биредә теләге булган һәркем Татарстан Рәисен сайлауга «Бердәм Россия» партиясе тәкъдим иткән кандидат турында мәгълүмат белә алачак. Штаб республикада яшәүчеләрнең фикер-тәкъдимнәре өчен дә ачык. Киләчәкне бергәләп хәл итәчәкбез.

Иҗтимагый штаб әгъзасы Яна Сирюкова әйтүенчә, бу – эш мәйданы.

– Биредә без штаб командасы киңәшмәләрен үткәрәбез, республикада яшәүчеләр белән очрашабыз, тәкъдимнәр кабул итәбез, – дип сөйләде ул. – Безнең алда зур бурыч тора: республиканың барлык районнарын да йөреп чыгарга ниятлибез. Оператив элемтә өчен иҗтимагый штабның «кайнар линия»се дә гамәлдә. 8(939) 333-30-99 телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Безнең кандидат, аның ирешкән уңышлары һәм планнары турында кызыксындырган мәгълүматны штаб.онлайн сайтында да эзләп табарга мөмкин. Республикада яшәүчеләр биредә үк үз тәкъдимнәрен дә калдыра ала.

Сүз уңаеннан, тәкъдимнәрне җыя башлаганнар да инде. Иҗтимагый штабка беренчеләрдән булып мөрәҗәгать иткән «Здоровое Отечество» бөтенроссия хәрәкәтенең республикадагы бүлеге җитәкчесе Виктор Воропаев авыр тормыш шартларында калган яшьләргә ярдәм итмәкче.

– Бүген Татарстанда яшьләр сәясәте зур үсеш алган. Егет-кызларга үз мөмкинлекләрен үстерүдә ярдәм итәргә кирәклеге турында Рөстәм Миңнеханов та кат-кат искәртә. Без кыен хәлдә калган, авыр тормыш шартларында яшәүче үсмерләргә булышырга, аларга киләчәктә туры юл сайларга ярдәм итәргә телибез. Үз проектыбыз бар. Әлеге четерекле мәсьәләне шул ук спорт чаралары, иҗади мастер-класслар үткәрү хисабына хәл итәргә мөмкин дип уйлыйбыз. Эчкечелек, тәмәке тарту, җинаятьчелек кебек куркыныч афәтләрдән башка да спорт, мәдәният, иҗат кебек юнәлешләр буенча китеп, бу тормышта үз юлыңны табарга мөмкин. Иҗтимагый штабка әнә шундый тәкъдим белән килдек һәм биредә һичшиксез яклау табачакбыз дип өметләнәбез, – дип сөйләде Виктор Воропаев.

Иҗтимагый штаб рәистәше Дамир Нургалиев әйтүенчә, бу – зур юлның башы.

– Безнең штаб әгъзалары Рөстәм Миңнехановның тәҗрибәсенә, стратегик күзаллавына һәм уңышка ирешүенә ышана. Аның Татарстан Рәисе вазыйфасындагы хезмәте – инде дәлилләнгән эш нәтиҗәсе. Бу – бөтен республика халкы белгән һәм күргән чын эшләр, Татарстанның үсеше һәм тәгаен проектлар. Рөстәм Миңнехановның алга таба да республика белән җитәкчелек итүе ул – тотрыклы алга китеш һәм республика алдында торган төп мәсьәләләрне хәл итә алу мөмкинлеге дип саныйбыз, – диде ул.

Дамир Нургалиев искәрткәнчә, иҗтимагый штаб эшчәнлегенең асылын кандидат, аның уңышлары һәм программасы белән таныштыру тәшкил итә. «Республикада яшәүчеләр белән очрашып, алдагы планнарга бәйле фикер-тәкъдимнәрне дә тупларга телибез, – диде ул. – Бу уңайдан «Безнең ишегалды» игелекле күршеләр фестивале кысасында Татарстандагы һәр ишегалдына барырга ниятлибез. Әлеге проект башланды инде. Якын арада Казан ишегалларында моңа бәйле чаралар узачак. Республика районнары да игътибардан читтә калмаячак. 28–31 июль көннәрендә, мәсәлән, Чистай, Алексеевск, Нурлат, Аксубай кебек җиде районда игелекле күршеләр фестивале узачак».

Рөстәм Миңнехановның Иҗтимагый штабы Карл Маркс урамы, 31/7 адресы буенча урнашкан. Ул дүшәмбе–җомга көннәрендә 8.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр эшли.

Исегезгә төшерәбез: 2025 елның 14 сентябрендә республикада Татарстан Рәисен сайлау, шулай ук Мәләкәс сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау (Чаллы шәһәре) һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау узачак.

11 июльдә республикада сәяси партияләрдән тәкъдим ителгән кандидатлардан документлар кабул итү эше төгәлләнде. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә дүрт кандидат документлар тапшырды:

– Руслан Йосыпов – ЛДПР;

– Рөстәм Миңнеханов – «Бердәм Россия»;

– Хафиз Миргалимов – КПРФ;

– Виталий Смирнов – «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе».

24 июльдә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Рәисен сайлауда кандидат буларак теркәлү өчен беренче булып документлар тапшырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре