Газетага язылу
  • Фото: «Татар-информ»

Исеме уеп язылган: Разил Вәлиевка кабер ташы куелды

Моннан ике ел элек – 2023 елның 20 октябрендә татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, 12 нче чакырылыш ТАССР Югары Советы һәм 1–5 нче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев бакыйлыкка күчте. Аның вафат булган көнендә татар җәмәгатьчелеге Казанның «Курган» зиратына җыелып, кабер ташы ачу тантанасында катнашты.

Искә алу мәрасиме дога кылу белән башланды. Чарада Разил Вәлиевнең якыннары, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасарлары Васил Шәйхразыев һәм Равил Әхмәтшин, депутатлар, аның иҗатташлары һәм башка танылган шәхесләр катнашты. Мәрасимне Дәүләт Советы депутаты, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов алып барды.

Парламент башлыгы Разил Вәлиевнең татар халкы күңелендә һәм Татарстан парламентаризмы тарихында якты эз калдыруын билгеләп үтте.

– Бергә хезмәт куйган елларыбызны искә төшерәм. Аның хезмәтен, республика үсешенә һәм халыкара тынычлыкка керткән өлешен онытмыйбыз. Без аңа мәңге рәхмәтле! – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Разил Вәлиев – Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә танылган депутат, язучы. Күптән түгел мин Мәскәүдә татар мәдәнияте көннәрендә булдым, анда да Разил Вәлиевне искә алмау мөмкин түгел иде. Берәү аның шигырен чыгып укый, икенчесе ул язган җырны башкара, кемдер сүз белән искә ала. Ул безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр.

Разил Вәлиев – республика Конституциясенә татар теленең дәүләт статусы турындагы нигезләмәсен кертүне башлап йөргән кеше. Бу хакта Дәүләт Советы Рәисе дә искә алды.

– Парламент утырышларындагы якты, тәэсирле чыгышлары белән ул депутатларны бу карарның әһәмиятенә ышандыра алды, туган телебезне саклау өчен күп эшләр башкарды. Ул  тарихны тирәнтен белгән, шул ук вакытта алга таба карап эш итү сәләтенә ия булган җәмәгать эшлеклесе иде, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин. – Аның китаплары, шигырьләре миңа туган телемне – татар телен тирәнрәк үзләштерергә ярдәм итте.

Татарстан вице-премьеры, Бөтендөнья Татар конгрессы советы рәисе Васил Шәйхразыев Разил Вәлиевнең татар дөньясын берләштерүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте.

– Өлкәләр буйлап сәяхәт иткәндә, чит илләрдә татарлар белән аралашканда без ватандашларыбызга Разил Вәлиев китапларын бүләк итәбез һәм шул рәвешле аларның йөрәкләренә үтеп керәбез. Аның иҗатын беләләр, хөрмәт итәләр. Аның турында хәтер һәрвакыт яшәячәк, – диде ул.

Разил Вәлиев турындагы хатирәләре белән Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла да уртаклашты.

– Хөрмәтле Алия ханым, балалары, туганнары! Бүген олуг шәхес, драматург, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев кабере янында басып торабыз. Урыны җәннәттә, гүре нурлы булсын, – диде ул. – Разил Валиевкә һәйкәл күптән аның иҗатында салынган инде. Прозасы, поэзиясе, публицистикасы һәм җәмәгать эшлеклесе буларак куйган хезмәтләре мәңгелеккә хәтерләребездә.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин бу елның августында Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысасында узган Разил Вәлиевне искә алу кичәсен җылылык белән хәтердә яңартты.

Кабер ташына килгәндә, ул Көнчыгыш стилендәге мозаика белән бизәлгән һәм ачык граниттан эшләнгән. Аның авторы – шагыйрьнең хатыны Алия Вәлиева. Ул иренең иҗатын хөрмәт итүче һәм хәтерләүче һәркемгә рәхмәтен белдерде.

– Разил гаҗәеп якты күңелле, татар халкының чын улы, шул ук вакытта интернационалист та иде, – диде ул. – Ул һәр халыкның үз телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белүен теләде. Кабер ташын эшләгәндә дә, халкыбызның бай тарихын, Разилнең талантын һәм зирәклеген чагылдырасым килде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре