Газетага язылу

Исерекләр кими, ит ашаучылар арта

 

Статистика илдә алкоголь куллануның кимүе турында сөенечле саннар игълан итә. Быелның беренче яртысында җан башына исерткеч эчемлекләр куллану күләме, еллыкка күчереп исәпләгәч, 7,7 литрга кадәр кимегән. Чагыштырыгыз: бу сан 2007 елда – 15,8 литр. Үткән ел 8,06 литр булган. Бер нәрсәне истә тотарга кирәк ләкин: 15,8 литр дигән күрсәткечне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы исәпли һәм ул аңа рәсми булмаган куллануны да кертә. Быелгы күрсәткеч исә легаль сегменттагы алкоголь куллануны гына исәпкә ала. Шулай да ВЦИОМ сораштырулары илдә аеклар саны артуны күрсәтә. Зумерлар һәм миллениаллар арасында бөтенләй эчмәүчеләр саны 54–61 процентка арткан.

Саннар сөенечле, ләкин күләгәдәге вазгыять шомландыра. 2025 елның беренче 5 аенда көмешкә куу аппаратлары сату 37 процентка арткан булса, быелның гыйвар–апрель айларында 48 процентка арткан. Махмырга каршы чаралар сату 2025 елда 27 процентка үскән, 2026 ел башында тагын өчтән бер өлешне өстәгән. Саннар массакүләм айну турындагы иллюзияне юкка чыгара.

Тагын бер күрсәткеч хәвефләндерә. 2022–2024 елларда беренче тапкыр ачыкланган алкоголизм һәм алкоголь психозлары очраклары якынча 6,3 процентка кимегән. Әмма 2025 елда хәл кискен үзгәргән. Сәламәтлек саклау мәгълүматлары буенча, 2025 елда беренче тапкыр алкоголь бәйлелеге яки алкоголь психозы диагнозы куелган кешеләр саны 83 меңгә якынлашкан – 2024 елдагы 63,4 мең белән чагыштырганда якынча 31 процентка күбрәк. Бу соңгы биш елдагы кимү тенденциясен өзгән.

Наркотикларга бәйле борчулы статистика арта: 2010 елдан 2024 елга кадәр билгесез психоактив стимуляторларга бәйле кешеләр саны 5,5 тапкырдан да күбрәк арткан. 2024 елда доза артырудандан якынча 8 мең кеше үлгән, ә ел саен наркотикларга бәйле 200 меңләп җинаять теркәлә.

Аракы сатуның рәсми статистикасы кимегәндә, ит куллану күләме арта. РИА Новости хәбәреннән күренгәнчә, 2025 елда җан башына ит куллану 100,7 килограммга җиткән. 2024 елда бу күрсәткеч 99,9 килограмм булган. 2000 елда ит һәм ит продуктлары куллану җан башына 45 килограмм тәшкил иткән. 2008 елда 61 килограммга җиткән. Соңгы бер ел эчендә илдә мөгезле эре терлек саны 4,1 процентка кимегән.

                                      

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре