Газетага язылу

Искәндәр Гыйниятуллин: «Йортлар һәм биналар барысы да бер үк вакытта җылына алмый»

1 октябрьдә Казанда ягып җылыту сезоны башланды. Хәзерге вакытта шәһәрдәге балалар бакчаларының, мәктәпләрнең һәм аерым урнашкан сәламәтлек саклау учреждениеләренең барысы да, шулай ук 5574 күпфатирлы йортның 5054е җылылык белән тәэмин ителгән.

Калган объектлар җылылык челтәрләренә шушы көннәрдә тоташтырылырга тиеш. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, җылыту сезоны рәсми рәвештә 1 октябрьдә башланган, әмма социаль учреждениеләр – бала тудыру йортлары, хастаханәләр һәм балалар бакчалары вакытыннан алда, 25 сентябрьдә үк җылылык белән тәэмин ителгән. Октябрь башына социаль әһәмияткә ия 49 объектка җылылык бирелгән. Хәзерге вакытта шәһәрдәге социаль учреждениеләрнең 95 проценты җылылык челтәрләренә тоташтырылган. «Җылыту сезоны башланганнан соң ике атна эчендә басым һәм температура күрсәткечләрен көйләү эшләре башкарыла. Шәһәрдә барлык йортлар һәм биналарындагы батареялар барысы да бер үк вакытта җылына алмый, моның өчен тиешле вакыт кирәк», – дип аңлатты Искәндәр Гыйниятуллин.

Шул ук вакытта шәһәрнең муниципаль комиссиясе җылылык белән тәэмин итә торган оешмаларның әзерлеген тикшерү эшен дәвам итә. Бүгенге көндә «Казэнерго» карамагындагы 125 котельняның барысы да, Казан җылылык челтәрләре, ТЭЦ-1, ТЭЦ-2, ТЭЦ-3, «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең район котельнялары, 45 ведомство котельнясының 36сы әзерлек паспортларын алган. Оешмалар документларны – 25 октябрьгә, Казанның кышка әзерлеген раслый торган соңгы паспорт 15 ноябрьгә кадәр рәсмиләштерелергә тиеш. Казандагы күпфатирлы йортларның барысы да 10 сентябрьгә кадәр үк кышка әзерлек паспортларын алган. Энергия нәтиҗәлелеген арттыру өчен бу эшләр еш кына капиталь төзекләндерү чаралары белән бергә алып барыла: агымдагы елда 56 йортта җылыту системасы, 47 фасад, 54 түбә яңартылган.

Искәндәр Гыйниятуллин  сөйләвенчә, җылыту сезоны башланганчы шәһәрдә бик зур төзекләндерү эшләре башкарылган.  «Казэнерго»да 7 котельня һәм 14 чакрымга сузылган челтәр яңартылган, Казанның җылылык челтәрләре 23 чакрымга якын үзәк торбаүткәргечне төзекләндергән һәм капиталь яңарткан. Шәһәрдә искергән ведомство котельняларын планлы рәвештә алыштыру эшләре дәвам итә. 33 нче хәрби шәһәрчектә урнашкан 11 йортта яшәүчеләр яңа блоклы котельняга күчерелгән, бу җылылык бирүнең тотрыклылыгын арттырган. Моннан тыш, Бутлеров урамында блок-модуль төрендәге котельня төзелә. Ул КИТТУ-КАИ һәм КИТТУ-КХТИның искергән җайланмаларын алыштырачак. Шәһәр халкының җылылык бирелү белән бәйле мәсьәләләрен тиз арада хәл итү өчен районнарның барысында да, идарәче компанияләрдә һәм профильле ведомстволарда «кайнар линия» хезмәте эшли башлаган. Башкала халкы күпфатирлы йортлар белән идарә итә торган оешмаларда тәүлек буе эшләүче 130 авария-диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала.

Казан мэры Илсур Метшин үз чиратында, җылыту челтәрен вакытында эшләтеп җибәрү ул шәһәр торак хуҗалыгы торышының төп күрсәткече булып тора, дип белдерде.

–  Тармакта эшләүче барлык хезмәткәрләргә рәхмәт белдерәм. Күпфатирлы йортларга, социаль учреждениеләргә һәм шәһәр предприятиеләренә нәкъ менә аларның тырышлыгы белән җылылык барып җитә. Бүгенге көндә үзәктән җылытыла торган 5,5 меңнән артык күпфатирлы йортта кирәкле тикшерүләр һәм системаларны басым ярдәмендә сынау чаралары тәмамланган. Социаль инфраструктура объектларына аерым игътибар бирелә – алар беренче чиратта җылылык белән тәэмин ителә. Барыгызга да тыныч кына эшләргә язсын, шәһәр халкының йортларында һәрвакыт җылы  һәм якты булсын, – диде Илсур Метшин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре