Газетага язылу

Иске Татар бистәсендәге кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

29 августта Казанда Иске Татар бистәсендәге кайбер урамнарда ихтыяҗ булса транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

Бу Мәүлид бәйрәмен үткәрү белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Әйтик, чикләүләр 11:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Каюм Насыйри, Фатих Кәрим һәм Зәйни Солтан урамнарында кертелергә мөмкин.

Транспорт комитетында машина йөртүчеләргә маршрутны алданрак планлаштырырга һәм хәрәкәтне оештыруда мөмкин булган үзгәрешләрне исәпкә алырга киңәш итәләр.

Искәртеп үтәбез, ТР башкаласында 31 августтан 5 сентябрьгә кадәр, чаралар уздырылу сәбәпле, үзәк урамнарның кайберләрендә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре