Ишкин Казанда крематорий төзү турында: «Бераз сабыр итегез»

Казанның “Курган” зиратында крематорийның кайчан төзелә башлаячагы әлегә билгеләнмәгән. Әмма шәһәрдә бу проектны тормышка ашырырга теләүчеләр бар. “Татар-информ”, шәһәрнең ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсе җитәкчесе Марат Ишкин сүзләренә таянып, шул хакта яза.

“Кешенең сайлап алу мөмкинлеге булырга тиеш. Кремация өчен мәетне Түбән Новгородка алып барып, күп кенә акча түләп кайталар икән, димәк, ихтыяҗ бар. Ихтыяҗ булгач, ул тормышка ашырылырга тиеш, – дип билгеләп үткән ул.
Ишкин шулай ук хәзерге вакытта “Курган” зиратында булачак крематорий өчен җир кишәрлеген кадастр учетына кую эшләре алып барылуын әйткән. Анда газ кертелгән, төзелеш өчен җир кишәрлеге билгеләнгән, проекты әзер икән.
“Бераз сабыр итегез. Аны төзергә теләүчеләр бар”, – дип йомгак ясаган сүзенә идарә җитәкче.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре