«Казан Экспо» күргәзмәләр залында узучы «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара чарасында катнашучылар өчен «Ислам финанслары нигезләре» курсы оештырылды. Чакырылган кунак – Бәхрәйнның AAOIFI коммерциячел булмаган оешманың шәригать һәм юридик сораулар буенча киңәшчесе Габдрахман Саади.
Габдрахман Саади әйтүенчә, изге Коръәндә язылганча, җирдә булган байлыкларның хуҗасы – Аллаһы Тәгалә. «Ул безгә бу байлыклардан, акчадан вакытлыча файдаланырга мөмкинлек бирә. Кешеләр аны яхшы максатларда кулланырга тиеш», – диде ул.
Габдрахман Саади искәрткәнчә, хәзер акча хезмәт яисә товарның хакын билгеләүче күрсәткеч булып тора. Ул ислам финансларының гадәти банклардан нәрсә белән аерылып торуын да аңлатты. «Банклар акчаны товарга тиңли. Банк керем алырга тели икән, ул кешегә бер миллион биреп, кире кайтарган вакытты миллион ике йөз мең итеп ала, – дип чагыштыру китерде белгеч. – Ислам финансларында исә акча ул – акча. Ул да билгеле бер кагыйдәләргә буйсына».
Аның сүзләренчә, ислам банкингының төп аермасы – процентларны тыю. «Ислам икътисады ислам этикасына һәм фәлсәфәсенә нигезләнә. Мөселманнар матди һәм рухи дөнья дип бүлеп карамый. Һәрбер гамәлләр шәригать нормаларына туры килергә тиеш, шул исәптән акча, юридик мәсьәләләр белән эш итсәк тә», – диде белгеч.
Габдрахман Саади ислам банкингы мөселман илләрендә киң таралган булуын әйтте. Бигрәк тә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Согуд Гарәбстанында, Төркиядә, Мисырда, Иранда ул яхшы үсеш алган.
Бахрейн кунагы билгеләп үткәнчә, ислам динендә рибачылык – зур гөнаһ санала. «Минеке булмаган нәрсәләргә акча җәлеп итеп булмый. Әйтик, телефон. Ул минеке, мин аны сата алам. Әмма ул минеке түгел икән, әмма моңа карамастан да, мин аны сатам һәм керем алам икән, бу рөхсәт ителмәгән гамәл санала. Чөнки телефон белән берәр нәрсә була калса, мин аның өчен җавап тотмаячакмын. Чөнки ул минем милкем түгел. Гадәти банкларда исә акча бирәләр һәм тагын да күбрәк таләп итәләр. Аларга бернинди куркыныч (риск) янамый. Ислам динендә риба – зур гөнаһ», – диде доктор Саади.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез