Әлеге очрашу Россия делегациясенең Җиддә шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды, анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының профильле департаментлары җитәкчеләре белән очрашулар да үткәрелде.
Сөләйманов һәм Бубакари яшьләр алмашу программалары һәм халыкара җәйге балалар лагерьларын уздыру мөмкинлекләре турында да сөйләште. Сөйләшүләрнең төп темасы – яшьләр һәм мәгълүмати өлкәдә хезмәттәшлекне үстерү булды.
Эш сәфәре һәм сөйләшүләр «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме тарафыннан 2025 елга каралган чаралар планы кысаларында оештырылды, дип хәбәр итте «Татар-информ».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез